Нурлат районында, бөтен Россиядәге кебек үк, җирле үзидарә көне 21 апрельдә билгеләп үтелә һәм рәсми дәрәҗәдә 10 нчы тапкыр уза.
2022 елның 21 апрель аенда «Нефтьче» мәдәният сараенда җирле үзидарә көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Үзидарә эшчәннәрен Һөнәри бәйрәмнәре белән Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов котлады.
Ел саен 21 нче апрель көнне – Җирле үзидарә көне буларак билгеләп үтелә. Шушы истәлекле көн уңаеннан, Мамадыш районы Башкарма комитеты утырышлар залында район Башлыгы Анатолий Иванов тантаналы җыелыш үткәрде. Җирле үзидарә - җәмгыятьнең нигезе һәм гражданнарны, дәүләтне үзара бәйли торган халыкка иң якын хакимияте, дип ассызыклады ул.
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенең тантаналар залында Җирле үзидарә көненә багышланган чара узды.
2022 елның 21 апрелендә Баулы районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 22 нче парның никахы теркәлде. Яңа өйләнешүчеләр Вениамин һәм Анастасия никах теркәү датасын очраклы гына сайламадылар, чөнки нәкъ менә бу көнне алар нәкъ бер ел элек социаль челтәрләр аша танышканнар.
"Җирле үзидарә көне" алдыннан Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә гаилә тормышы юбилярларын, күп балалы гаиләләрне котлау һәм 10 яшь яңа чишмәлегә паспортлар тапшыру тантанасы булып узды.
2022 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында йөзенче бала туу теркәлде. Искәндәр һәм Лилия Әхмәровлар гаиләсендә көтеп алынган уллары Әскәр туды.
«Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында 2022 елның 20 апрелендә Балык Бистәсе районының 2 нче урта мәктәбендә 2 «А» сыйныфында «Яхшылык дәресе» узды. Балалар янына кунакка ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зарипова Миләүшә килде.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә балаларның тууын терки торган ата-аналар, бүлектә эшләүчеләрдән сөенечле вакыйга - гаиләдә бала туу белән котлау хатларын алалар.
2022 елның 20 апрелендә Балык Бистәсе поселогының үзәк мәйданында төрле оешма хезмәткәрләре иртәнге зарядкага чыктылар. Фитнес буенча тренер - Елена шәп зарядка курсәтте! ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә массакүләм зарядкада актив катнаштылар.