Әлмәт шәһәрендә 222 гаилә пары теркәлде

2022 елның 29 апреле, җомга

2022 елның 29 апрель аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә язылышу турында акт теркәлде.

Күп кенә парлар үзләренең язмышларын нәкъ менә апрель аенда гаилә мөнәсәбәтләре белән бәйлиләр. Әлмәт муниципаль районы ГХАТ Идарәсе апрель аенда 66 парны рәсми рәвештә теркәде. Ә 2022 ел башыннан Әлмәт шәһәрендә 229 пар өйләнешкән.

Яз, кояшлы, романтик, искиткеч ел фасылы, шуңа күрә яшь парлар яхшы кәеф белән гаилә коралар. Чөнки яз табигатьтә дә, үзара мөнәсәбәтләрдә дә яңа тормыш башлану символы булып тора. Бу чорда үз язмышларын берләштергән яшь парларны, яз кояшы тормыш буе озата барачак дип санала.

ГХАТ идарәсе коллективы яңа өйләнешүчеләрне чын күңелдән аларның тормышларындагы төп вакыйга белән тәбрик итә. Аларга озын бәхетле гаилә тормышы теләп калалар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International