2022 нче елның 28 нче апрелендә Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Хабибуллиннар гаиләсе Роберт Нури улы һәм Тәскирә Нотфулла кызы зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр. Ирле-хатынлы Хәбибуллиннар барлык сынауларда җиңеп бер-берсенә булган хисләрен саклап кала алдылар, биш баланы лаеклы кешеләр итеп тәрбияләп үстерделәр һәм бу гаилә үрнәк гаилә булып тора. Әти-әниләр балалары һәм оныклары өчен яхшы үрнәк булып торалар, уртак хезмәтләре белән алар гаилә муллыгына ирештеләр. Юбилярларыбызның зур тормыш һәм гаилә тәҗрибәсе яшьләр өчен үрнәк булып тора.
Бергә гомер итүләренең 55 еллыгы уңаеннан Хабибуллиннарның исемнәре «Районның гаилә тормышының мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярлар исеменә Югары Ослан муниципаль районы Килди авыл җирлеге башлыгы Виктор Бурдиннан, балалары һәм оныклары исеменнән бик күп җылы сүзләр әйтелде.