Түбән Кама муниципаль районында җирле үзидарә көне

2022 елның 29 апреле, җомга

Җирле үзидарә көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең баш белгече Ләйсән Ибушева үз эшчәнлегенә лаеклы бәя – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең Мактау грамотасын алды.

Ләйсән Шәмгун кызы гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә 9 ел хезмәт куя, бүгенге көндә иң квалификацияле белгечләрнең берсе булып тора. Лаеклы бүләк Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин кулыннан, бәйрәм концерты вакытында тапшырылды. Рамил Хәмзә улы коллегабызны һәм барлык җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен җылы котлады, эшләрендә уңышлар, сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International