Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгече Җиңү көненә багышланган иҗади акциядә катнашты

2022 елның 29 апреле, җомга

Балачактан һәркемгә таныш җырлар бар, без аларның сүзләрен яттан беләбез. Шундыйларның берсе – үлемсез «Катюша». 1938-1939 елларда Блантер һәм Исаковский тарафыннан язылган бу җыр Бөек Ватан сугышы вакытында бик популяр булган һәм илебез өчен авыр сынауларны җиңү символы булып торган.

«Катюша» ның фронт версияләрендә Кызыл Армия солдатларының батырлыгы турында җырланган, алар арасында хатын-кызлар да күп булган. Шәфкать туташлары, лётчицалар, снайперлар буларак, алар ир-атлар белән беррәттән дошман белән батырларча сугышканнар. Җырның бер варианты фашистларны юк итүгә батырчылык куйган пулеметчицага, Катерина Пастушенкога багышланган булган.

Түбән Кама Никахлашу сараеның тантаналар бүлеге белгече Харисова Резедә «Катюша» дип исемләнгән иҗади акция кысаларында танылган җырны башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International