Бәхет-ул гади. Ул ярымметрдан башлана… Нулат ГХАТ Идарәсендә «яңа туган балага бүләк» акциясе шундый сүзләр белән башланып китте. Барлык гаиләләр дә төрле, әмма сабыйлар туу белән бергә бәхетле. Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы урынбасары Линар Нурислам улы Маняпов әти-әниләрне беренче балалары белән дә, күп балалы гаиләләр статусына күчүе белән дә котлады. Әлеге акция 2012 нче елда Нурлат районы ГХАТ бүлегенең гражданлык хәле актларын теркәү кенәгәсендә теркәлгән барлык яңа туган балаларга да кагыла.