Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге агымдагы елның беренче яртыеллыгындагы эшкә йомгак ясады.
Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә ел саен үткәрелә торган «Гаилә – Түбән Кама горурлыгы» муниципаль бәйгесенә йомгак ясалды.
2022 елның 6 июлендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2022 елның 4нче игезәге теркәлде.
«Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне» уңаеннан Балтач районы «Сабантуй» паркында мөмкинлекләре чикле райондашлар өчен 06 июль көнне күңелле чара оештырылды. Чарага 5, 10 ел бергә матур итеп гомер итүче парлар да чакырулы иде.
Агымдагы елның беренче яртыеллыгында Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан 258 туу турында таныклык тапшырылды. Бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 12гә кимрәк. Ул вакытта 270 туу турында таныклык бирелде.
Актаныш муниципаль районында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне Актаныш район үзәгендә пар балдаклар төшкән яшь парлар аллеясында кичке 17.30 сәгатьтә барлык район халкы катнашында утте. Бәйрәм тантанасын район ГХАТ бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева алып барды.
Алтын юбилярларга — Биектау авылыннан Виль Сабир улы һәм Венера Заһидулла кызы Миндубаевларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы, «Ныклы гаилә» ФПП координаторы Г.Р. Нигъмәтуллина тапшырды.
2022 елның 5 июлендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, Алабуга муниципаль районында Закировларның иң яхшы гаиләләренең берсе – «мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды.
2022 елның 4 июлендә Стороженко Денис Васильевич һәм Наталья Николаевна гаиләсе көмеш туйларын билгеләп үтте.
4 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, "Ныклы гаилә" проекты кысаларында, район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Мансур һәм Сәрия Гыймадиевларны Тимер туйлары белән котлады.