Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме көнендә гаилә туды

2022 елның 11 июле, дүшәмбе

8 саны — чиксезлек символы, 8 нче июль — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме көне.  Әлеге датаны сайлау өчен Сергей һәм Светлана өчен ике ныклы сәбәп табылган. Быелдан алып Потеряхиннар гаиләсе өчен бу көн икеләтә бәйрәм көне булачак.

Яшьләр интернет челтәрендә таныша. Сергей матур кызның фотосына тап булуга, хат язарга кыя. Бер атнадан алар реаль тормышта күрешәләр, бер-берсенә күктән язган булуларын аңлыйлар.

Яшьләр туган шәһәрләрендә — Мамадышта нигезләнә. Киләчәккә дә планнары зурдан аларның.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International