2022 елның 16 сентяберендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 700 пар үзенең гаилә берлеген теркәде.
Никахлашу сараенда инде күптәннән матур традиция барлыкка килде – «Ныклы гаилә» партия проекты кысаларында гомер юбилейларын билгеләп үтүче парларны хөрмәтләү. 2022 елның 15 сентябрендә Чистай никахлашу сараенда Алтын юбилярлар – Владимир Дмитриевич һәм Любовь Александровна Савельевлар котлауларын кабул иттеләр. Юбилярларны котларга аларның балалары, оныклары, «Бердәм Россия»партиясенең җирле бүлекчәсе вәкилләре килде! Юбилярлар бергә 50 ел гомер иткәннәр, балалар тәрбияләгәннәр. Хәзер оныклар тәрбияләүдә булышалар.
1962 елның 15 сентябрендә Уфа шәһәренең Никахлашу сараенда Иван Григорий улы һәм Зоя Яков кызы Пушкаревларның никахларын теркәү тантанасы булды!
60 ел, алар кулга-кул тотынып тормыш юлларын атлыйлар - бүген дә "бриллиант" туйларын билгеләп үтәләр.
Гаилә тату һәм бәхетле булсын өчен аның нигезенә нәрсә салырга кирәк? Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятенең 1нче курс студентлары бу сорауга тугрылык, хөрмәт, мәхәббәт, җаваплылык, бер береңне тыңлый белү дип җавап бирделәр.
2022 елның 13 сентябрендә Чистай никахлашу сараенда таҗик милли мәдәнияте элементлары белән Мәхсидинов Хуршеджон Хукмидинович һәм Мухабати Далершохның никахлашу тантанасы уздырылды.
9 сентябрь көнне Питрәч ЗАГС идарәсендә 100 нче гаилә теркәлде. Алар – Кощак авылында яшәүче Ирина Здобяхина һәм Илья Казаков.
5 - 7 сентябрьдә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре КФУ дәүләт һәм муниципаль идарәсенең югары мәктәбендә «Гражданлык хәле актларын теркәү» темасына квалификация күтәрү курсларында укулар уздылар. Тест нәтиҗәләре буенча югары балл алдылар.
Өйдә онытылып калган паспортлар һәм йөзекләр, документлар белән буталчылык, ыгы-зыгы һәм ашыгу - туй көненең яшь парларга таныш юлдашлары. Аларны булдырмый калырга мөмкинме? Әлбәттә!
2022 елның 10 сентябрендә ГХАТ бүлегендә алтын юбилярларны котлау тантанасы үтте. Галия һәм Мифтах Садыйковлар кояшлы Үзбәкстанда танышалар. Галия анда кунакка килә. Бер-берсен аңлар өчен аларга бер атна вакыт җитә.
2022 елның 10 сентябрендә Балтач районының шәһәр тибындагы бистәсендә гадәти булмаган туй кортежы уза. ЗАГСка тасмалар белән бизәлгән өч ак Камаз килде.