Чын мәхәббәт, ул алтын кебек - караңгыланмый. Бозылмый һәм еллар узу белән ул тагын да кыйммәтләнә. Алтын туй - бергә яшәүнең 50 еллыгы, һәр гаиләдә иң мөһим вакыйгаларның берсе. Биектау районы Чуваш Иле авылында Мотыйгуллиннар, Котдус һәм Асия ярты гасыр бергә. Алар бер-берсенә булган мәхәббәтне һәм хөрмәтне саклап кала алдылар. 50 ел бергә яшәгәндә аларга күп нәрсәне бергә үтәргә туры килде. Ир белән хатының озак еллар яшәү сере – үзара ярдәм һәм хөрмәт. Юбилярлар, өлкән яшьтә булуга карамастан, рухи күтәренкелекне һәм тормыш белән кызыксынуларын саклап калдылар. Бергә үткәргән еллар - алтынга караганда кыйммәтрәк.