2022 елның 28нче сентябрендә Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында 1нче мәктәпнең 5, 7, 8 сыйныф укучылары Түбән Кама районы Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге башлыгы Хаппанова Әлфия Җәүдәт кызы белән очраштылар. Ул балаларны ГХАТ органнарының эше белән таныштырды.
Соңрак сөйләшү гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр темасына күчте. Ата-аналарның һәм балаларның рухи якынлыгы, бер береңне яратып яшәү, бергә үткәргән вакыт - бу темалар укучыларны аеруча кызыксындырды.