Кама Тамагы районында ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре һөнәри осталыклары буенча ярыштылар

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

29 сентябрь 2022 елда Кама Тамагы районы мәдәният йортында сигез район - ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре һөнәри осталыклары буенча ярыштылар. Апас, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Тәтеш, Буа, Чүпрәле, Кайбычтан килгән бу тармакның бүлек начальниклары һәм белгечләре аерым сценарий буенча яшь парларның язылышу мизгелләрен, шулай ук балага исем кушу күренешләрен тасвирлап бирделәр. Бәйге барышын мәртәбәле жюри карап, бәяләп барды. Апас районы ГХАТ бүлеге ңитәкчесе Р.И.Насыйбуллина “Никахлашуны тантаналы теркәү” номинациясендә III дәрәҗәле дипломга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International