1 октябрьдә Халыкара Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу күркәм бәйрәм безгә өлкән буынга, укытучыларыбызга һәм остазларыбызга ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне белдерергә мөмкинлек бирә.
ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Гүзәлия Сәгыйтова лаеклы ялга чыккан ГХАТ органнары ветераннарын бәйрәм белән котлады, коллектив исеменнән аларга ныклы сәламәтлек, яшәү дәрте һәм җан җылысы теләде.