Әлмәт шәһәренең сентябрь ае нәтиҗәләре

2022 елның 30 сентябре, җомга

Бала туу – һәрбер гаилә өчен бәхет! 2022 елның сентябрь аенда Әлмәт шәһәрендә 188 бала дөньяга килде. Алар арасында 109 малай һәм 79 кыз. Баланың минималь авырлыгы 780 гр. тәшкил иткән, ә максималь – 5150 гр. Иң яшь әни – 19 яшьлек, иң өлкәне – 42 яшьтә, иң яшь әти – 22 яшьлек, ә иң өлкәненә – 51 яшь.

Бу айның популяр бала исемнәре – Ясмина, Амалия, Ева, Сафия, Мухаммад, Радель, Ранель. Сирәк исемнәр арасында- Акрам, Исмаил, Имран, Кирам, Медина, Алана, Айла, Назира, Фидель, Сармат, Василина, Азаль, Тамина, Айдан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International