Балаларыңнан да ныграк бары тик оныкларыңны гына яратып була диләр. Бүген бик матур бәйрәм – Әбиләр һәм бабайлар көне. Бу безнең аларны ничек яратуыбызны исләренә төшерү өчен бик яхшы сәбәп.
Атна саен Нурлат ГХАТ идарәсендә, пәнҗешәмбе көнне истәлекле бүләк тапшыру тантанасы уза.
Бүген Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараена «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресенә күршеләребез – 2нче мәктәпнең 5нче сыйныф укучылары килде. Алар сараебызның эчке яктан нинди икәнлеге, ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләренең нәрсә белән шөгыльләнүе һәм тантаналарның ничек узуы белән кызыксынып экскурсиягә үзләре язылдылар.
Бүген Ефимовлар гаиләсе сирәк очрый торган һәм шуңа дә бик кыйммәтле тормыш юбилейларын - бриллиант туйларын билгеләп үтәләр. Нәкъ туй көннәрендә кебек Владимир Дмитрий улы матур костюмын киеп, Зоя Степан кызы ак фатада, кулына чәчәкләр бәйләме тотып Мендельсон маршы көенә тантаналар залына аяк бастылар...
«Гаилә белеме» курсы кысаларында Урыссу гимназиясенең 10 нчы сыйныф җитәкчесе Зөлфия Иламова «Идеаль гаилә» темасына дәрес үткәрде. Дәрестә Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Фәхретдинова катнашты.
Быелның тагын бер матур датасы 2022 елның 22 октябре Яшел Үзән районының 14 парның гаиләләре туган көне булды.
Октябрь ае алтын көз хакимиятендә. Кояш якты балкый, табигатьне матурлык биләп алган.
Бүген 2022 елның 22 октябрь аенда яңа өйләнешүче парлар матур дата сайлап, тормышларының онытылмаслык иң кадерле мизгелләрен кичерәләр. Алтын көз вакытында табигать үзе бер рухи бәйрәмне булдырырга булыша. Көзге туйлар җылылык һәм матурлык белән тулы, табигать гаилә альбомнары өчен тылсымлы рәсемнәр бирүче искиткеч палитра белән буялган.
22.10.2022 елның матур датасында Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Филарет белән Динараның рәсми никахлары бәйләнде. Тантана ГХАТ бүлегенең теркәү залында яшь парның әти-әниләре һәм дуслары даирәсендә узды.
Әлбәттә парлар өчен бу көн очраклы түгел, популяр көнне яшьләр никахларының аеруча нык һәм таркалмас булуыена ышанып сайлаганнар.