ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2013 ел
җомга

Шушы көннәрдә Ютазы районы Мәдәният йортында Аналар көненә багышланган “Әниемнең җыры белән” дип аталган матур бәйрәм кичәсе узды. Анда яшь аналарга сертификатлар тапшырылды  һәм “Минем әнием иң эйбәте” дигән интернет –фотоконкурста катнашучыларга бүләкләр бирелде.

2013 елның 6 декабрендә Югары Ослан муниципаль районының ЗАГС бүлегендә киләчәк “Инвалидлар көненә” багышланаган, гаилә тормышының Бриллиант Юбилярлары - ирле-хатынлы Нургали Миннулла улы һәм Динә Гайфулла кызы  Миннулиннарны тәбрикләү буенча тантаналы чара узды. 


5
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасы уңаеннан билгеләнгән чаралар дүшәмбе көнне башланып китте. Хакимият бинасында фотокартиналар сатуны күздә тоткан хәйрия күргәзмәсендә оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары актив катнашты. Картиналар сатудан кергән акча Латыйповлар гаиләсендә тәрбияләнүче ике яшь ярымлык Дениска дәвалану процедуралары өчен биреләчәк. Аңа елына ике-өч мәртәбә дәвалану узарга кирәк. Шунысы куанычлы, дәва  алу үз нәтиҗәсен бирә.

Шул ук көнне “Космос” яшьләр үзәгендә  декаданы ачу тантанасы булды. Инвалидлар ункөнлеге үткәрү районда традициягә әйләнде. Яшьләр үзәгендә алма төшәр урын юк иде. Язмыш сыгылдырып сынаса да, сыгылмаган, көчле рухлыларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова, социаль яклау бүлеге  башлыгы Эльмира Хуҗина сәламләп, “Ачык мохит” программасы нигезендә районда башкарылган эшләр, социаль-тер-нәкләндерү бүлеге эшчәнлеге, күптән түгел инвалидлар арасында шахмат-шашка буенча Зәйдә узган Татарстан чемпионаты турында сөйләде, инвалидларны һәр көнгә куанып яшәргә чакырды, үзләрен җәмгыятьтә кирәкле кеше итеп тоюларын теләде. Инвалидлар һәм сукырлар җәмгыятьләре рәисләре Илдус Талипов, Мария Костюченко иҗтимагый оешмаларның эшчәнлекләре, проблемалар, инвалидлар тормышы, уңышлары турында сөйләделәр.

Гомеренең матур, дәртле вакытлары Бөек Ватан сугышы чорына туры килгән. Саимә апа  тормыш иптәше, Бөек Ватан сугышы ветераны Таҗетдин абый белән 6 бала тәрбияләп үстергәннәр.  Хәзерге көндә Саимә апа балаларының, оныкларының хөрмәтен һәм ихтирамын тоеп яши.

Аны юбилее белән тәбрикләргә район хакимияте башлыгы урынбасары Г.Р.Гәрәева, авыл җирлеге башлыгы Ә.Р.Мияссәрова,  балалары һәм туганнары җыелган иде. Саимә апага ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге һәм бәхет телибез.     

 

      2013 нче елның 5 нче декабрь көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ЗАГС идарәсе белгечләре 32 нче мәкттәпнең 6 нчы сыйныф укучыларына экскурсия-лекция үткәрделәр.

   Белгечләр ЗАГС идарәсе тарихы бәлен таныштырдылар.

   Укучылар акт  кәгазьләрен, архив китапларын, белгечләрнең эшләрен кызыксыну белән күзәттеләр. Тантаналар сарае буенча экскурсия үттеләр, аларга дәүләт бүләкләрен тапшыру, исем куштыру, туй юбилейлары кебек матур бәйрәмнәрнең фотоларын күрсәттеләр.

2013 елның ноябрь аенда район мәдәният йортында Мамадыш районы предприятияләре һәм организацияләре арасында узучы театраль постановкаларның смотр-конкурсы башланды. 5 нче  декабрьдә тамашачылар алтынчы спектакльне карап үттеләр. 

Ул – Анастасия Павлова,  гомер бәйрәмен ноябрь аенда билгеләп үтте.

Озын гомерле булуының серен әби хезмәткә бәйли. Тормышның әчесен-төчесен күргән Анастасия Павлова, шул яшькә кадәр җитәрмен дип уйламый да. Сәламәтлеге бик шәптән булмаса да, әби  10 оныгына, 19 оныкчыгына һәм 11 оныкасына шөкерана итеп гомер итә. Гасыр яшьтәше булган әбине юбилее белән Республика Президенты, район җитәкчелеге исеменнән “Гармония” халыкка хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре дә котлап кайткан.

Дөнья ямьле булсын өчен әни кирәкtc "Дөнья ямьле булсын өчен әни кирәк"

Сәхнәдә балалар бии. Алар шулай үзләренең чыгышлары белән Арча сәнгать мәктәбендә Әниләр көнене үткәрелде чакырылган залда утыручы әниләрне (шул исәптән үз әниләрен дә) котлый. Әниләр өчен балаларының уңышыннан да олы бүләк бармы соң?! Балалар өчен дә шулай, янәшәңдә әнинең барлыгын тою кичеп булмастай тоелган киртәләрне үтәргә көч бирә, тормышта уңышларга ирешүдә ярдәм итә.

2014  нче елның 7 нче февралендә Россиянең Сочи шәһәрендә XXII кышкы олимп уеннарының ачылышы узачак.

Һәрбер булачак яшь гаиләнең бөтендөнья рекордын куярга мөмкинлеге ачылачак.
Әлеге рекорд   бәхетле гаилә тормышының дәвамлылыгыннан гыйбарәт булачак.

Бөтендөнья гаилә казынышларының пьедесталын яулап алуга Сез бүген үк керешә аласыз.


4
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе

9 декабрь Бөтендөнья коррупциягә каршы көрәшү көне уңаеннан, Балтач районында дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр белән этика һәм коррупциягә каршы тору тәртибе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә район ГХАТ бүлегенең мөдире З.Р.Әхмәтханова, бүлекнең әйдәп баручы белгече Л.Р.Нигъматҗанованың  докладлары тыңланылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International