Бриллиант юбиляр Миннулиннар

2013 елның 6 декабре, җомга

2013 елның 6 декабрендә Югары Ослан муниципаль районының ЗАГС бүлегендә киләчәк “Инвалидлар көненә” багышланаган, гаилә тормышының Бриллиант Юбилярлары - ирле-хатынлы Нургали Миннулла улы һәм Динә Гайфулла кызы  Миннулиннарны тәбрикләү буенча тантаналы чара узды.

     Нургали Миннулла улы Миннулин Югары Ослан районында 6 яшеннән бирле яши, ә булачак хатыны  белән ул бер түбә астында үсә. 18 яшь тулуга армиягә хезмәт итәргә китә, ике елдан соң әйләнеп кайткач, 1953 елның 5 ноябрендә Яңа Юл авыл Советында Динә Гайфулла кызына өйләнә, чөнки ул аны гаиләләренә килеп керү көненнән бирле ярата башлый, әтисенең дә кызны башка гаиләгә бирәсе килми.

      Ирле-хатынлы Миннулиннар гомер буе “Луч октября” совхозында  терлек һәм бозаулар караучы булып  эшлиләр. Районның үсешенә зур өлеш керткән өчен алар кабат-кабат совхоз “Луч октября” һәм район җитәкчеләре исеменнән Мактау кәгазләре һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр.

    Ирле-хатынлы Миннулиннарның биш балаларының икесе  районда яши, калганнары Казанда. Аларның җиде оныкларыннан биш онык балалары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International