Дөнья ямьле булсын өчен әни кирәкtc "Дөнья ямьле булсын өчен әни кирәк"
Сәхнәдә балалар бии. Алар шулай үзләренең чыгышлары белән Арча сәнгать мәктәбендә Әниләр көнене үткәрелде чакырылган залда утыручы әниләрне (шул исәптән үз әниләрен дә) котлый. Әниләр өчен балаларының уңышыннан да олы бүләк бармы соң?! Балалар өчен дә шулай, янәшәңдә әнинең барлыгын тою кичеп булмастай тоелган киртәләрне үтәргә көч бирә, тормышта уңышларга ирешүдә ярдәм итә.
Без әниләребезгә гомер буе бурычлы, ниләр генә эшләсәк тә, алар алдындагы бурычны гомер буе түләп бетереп булмый. “Җәннәт әниләрнең аяк астында”, диелә хәдистә. Аларның хәтерен калдырмыйча, кадерен белеп яшәргә өнди бу сүзләр. Бәйрәмне алып баручылар ЗАГС булегенең әйдәп баручы белгече - Миләүшә Рәхимова белән Рамил Мөхетдиновның әниләргә багышланган мәдхия җырлаучы сүзләреннән күзләргә яшь килә.
Олы йөрәкле аналарны тәбрикләргә сәхнәгә күтәрелгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова да муниципаль район башлыгының котлавын һәм чәчәкләр белән бергә иң җылы сүзләр генә җиткерде. “Балаларыгыз тарафыннан рәхим–шәфкать тоеп яшәргә насыйп булсын. Илгә, җәмгыятькә игелекле балалар тәрбияләп үстергәнегез өчен рәхмәт сезгә”, — диде.
Әни. Гади генә сүз, ләкин шул сүз иясенең җанына никадәр олылык сыйган! Бүген район үзешчәннәре тарафыннан башкарылган җырлар, сәнгать мәктәбендә белем алучы балаларның гүзәл биюләре — барысы да газиз әниләргә багышланды.