Сәхнәдә - гаилә кыйммәтләре һәм проблемалары

2013 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

2013 елның ноябрь аенда район мәдәният йортында Мамадыш районы предприятияләре һәм организацияләре арасында узучы театраль постановкаларның смотр-конкурсы башланды. 5 нче  декабрьдә тамашачылар алтынчы спектакльне карап үттеләр.

Шунысы игътибарга лаек, барлык коллективлар да диярлек гаилә кыйммәтләрен, гаиләне борчыган сорауларны күтәргән сценарийлар сайлаганнар. Исемнәре дә җисеменә туры килә - “Күктән төшкән кияү”, “Кияү абый” һ.б.

Коллективларның теләге һәм тырышуы белән спектакль барышында милли йолалар һәм гореф-гадәтләрнең чагылыш табуы һәм сәхнәләштерелүе зур хөрмәткә лаек.

Мамадыш муниципаль районы ГХАТ бүлеге Башкарма комитеты составында апрель аенда чыгыш ясаячак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International