Гомеренең матур, дәртле вакытлары Бөек Ватан сугышы чорына туры килгән. Саимә апа тормыш иптәше, Бөек Ватан сугышы ветераны Таҗетдин абый белән 6 бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге көндә Саимә апа балаларының, оныкларының хөрмәтен һәм ихтирамын тоеп яши.
Аны юбилее белән тәбрикләргә район хакимияте башлыгы урынбасары Г.Р.Гәрәева, авыл җирлеге башлыгы Ә.Р.Мияссәрова, балалары һәм туганнары җыелган иде. Саимә апага ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге һәм бәхет телибез.