Зәй районында инвалидлар декадасы башланды

2013 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасы уңаеннан билгеләнгән чаралар дүшәмбе көнне башланып китте. Хакимият бинасында фотокартиналар сатуны күздә тоткан хәйрия күргәзмәсендә оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары актив катнашты. Картиналар сатудан кергән акча Латыйповлар гаиләсендә тәрбияләнүче ике яшь ярымлык Дениска дәвалану процедуралары өчен биреләчәк. Аңа елына ике-өч мәртәбә дәвалану узарга кирәк. Шунысы куанычлы, дәва  алу үз нәтиҗәсен бирә.

Шул ук көнне “Космос” яшьләр үзәгендә  декаданы ачу тантанасы булды. Инвалидлар ункөнлеге үткәрү районда традициягә әйләнде. Яшьләр үзәгендә алма төшәр урын юк иде. Язмыш сыгылдырып сынаса да, сыгылмаган, көчле рухлыларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова, социаль яклау бүлеге  башлыгы Эльмира Хуҗина сәламләп, “Ачык мохит” программасы нигезендә районда башкарылган эшләр, социаль-тер-нәкләндерү бүлеге эшчәнлеге, күптән түгел инвалидлар арасында шахмат-шашка буенча Зәйдә узган Татарстан чемпионаты турында сөйләде, инвалидларны һәр көнгә куанып яшәргә чакырды, үзләрен җәмгыятьтә кирәкле кеше итеп тоюларын теләде. Инвалидлар һәм сукырлар җәмгыятьләре рәисләре Илдус Талипов, Мария Костюченко иҗтимагый оешмаларның эшчәнлекләре, проблемалар, инвалидлар тормышы, уңышлары турында сөйләделәр.

Тантана бәйрәм рухын алды. Инвалидлар үзешчәннәр чыгышын җылы кабул итте. Аларга  чарага килү авырлыклар тудырса да, биредә борчулары, мәшәкатьләрен онытып, аралашты, фикерләште, күңел ачты. Чәй өстәле артында гәп куертып алды алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International