ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
      30 нчы апрельдә, Спас муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Спас районының ФХМИ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, сигез яшүсмергә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру тантанасы узды. Бу бәхетле мизгелне, гомергә бер генә тапкыр килә торган вакыйганы, яшүсмерләрнең ата-аналары да уртаклашты. 14 яше тулган яшь егет-кызларга паспортларын Спас муниципаль районы башлык урынбасары М.С. Гиматдинов тапшырды.

      Чүпрәле районы ЗАГС бүлегендә һәр айны үткәрелеп килүче эш киңәшмәсендә 14 марттан 24 нә кадәр белемнәрен күтәрү курсларында булып кайткан авыл җирлекләре белгечләре анда алган белемнәре, яңалыклары белән үзләренең хезмәттәшләре белән уртаклаштылар. Мондый алым укуда булмаган белгечләргәдә яңалыклардан, үзгәрешләрдән артта калмаска ярдәм итә.

      1 май – илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме. Яз һәм хезмәт бәйрәме унаеннан, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, тантаналы вакыйга булып узды. Кулга кул тотышып, пар канатлар булып 50 ел бергә татулыкта тормыш юлы узган Мавлетшиннар гаиләсе Хәким улы Диас абый һәм Нурула кызы Савия апа “алтын туй” көнен билгеләп узды. Гаилә 2 бала үстергән, 3 оныкларына яраткан дәү әни һәм дәү әти алар.

      Татарстан Республикасының премьер-министры Илдар Халиков Түбән Камада яшәүче Мария Федорованы “Ата-ана даны” медале белән бүләкләде. Мария Николаевна тормыш иптәше Петр Ермолаевич белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Озын-озак еллар буе Мария ханым 88 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ул үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкара. Сабыйлар  күңелләренә Мария Николаевна салган рәхим-шәфкать, миһербан орлыклары шытып чыгып үз  җимешләрен мул итеп бирә. Үз балаларын да Федоровлар яратып, башкаларга хөрмәт-ихтирам күрсәтә алырлык, хезмәт сөючән итеп тәрбияләгәннәр. 

      Ул буын кешеләренең, хәзерге 80-90 яшьлекләрнең, үз бәхетләре турында уйлап торырга җайлары  да булмаган, билгеле. Алар барысы да бөтен ил белән бергә дәһшәтле  сугыш елларын, сугыштан соңгы авырлыкларны, ачлык-ялангачлыкны башларыннан кичергән. Бу хәлләр Илһамия Хаҗип кызын да читләтеп үтмәгән.

      Әбекәйнең туган көнендә дә, аны 95 яшьлек юбилее белән котларга балалары, оныклары, оныкчыклары җыелды.

      Шушы олуг юбилейлары белән аларны котларга район һәм авыл җитәкчеләре, кунаклар килде. Район башлыгы исеменнән юбилярларга котлау хаты белән бүләкләр тапшырылды.

      Алар беркемнән дә аерылып тормаган гади авыл кешеләре. Тырыш крестьян гаиләсендә туып, бөтен көчләрен колхозда эшләүгә багышлаганнар. Халис абый сугыш ветераны, Ситдика апа тыл ветераны алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә дә алар тормыш мәшәкатьләренә чумып, балаларының, 12 оныкларының һәм 4 оныкчыларының шатлыкларына куанып яши бирәләр. Аларга алдагы тормышларында да сәламәтлек, бәхет, күңел тынычлыгы һәм тигезлек теләп калабыз.

 

      Яз җитү белән авылларда төзекләндерү буенча шимбә өмәләре оештырыла. Бу изге эштә табигать тә үзенең матур, кояшлы көннәре белән шатландырды. Шимбә өмәләрендә йөзләгән аксубайлылар  куак утыртуда, парк һәм балалар мәйданчыкларын төзекләндерүдә үзләренең өлешләрен керттеләр, аксубайлылар белән бергә бюджет эшчеләре дә көч куйды.

      Һәркем өчен яз яңа тормыш һәм үзгәрешләр, тәүге һәм җылы мизгелләр белән тиңдәшләнә. Яңа гына икенче яисә чираттагы тапкыр ана булган хатын-кызлар үзләренең яңа хис-тойгылары белән 30 нчы апрельдә ГХАТ бүлегендә үзган ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасында уртаклаштылар. Ямьле яз аларга кагылмый калмаган: бар аналар да көннәренең мәшәкатьле булуына кармастан, матур итеп, ясанып килгән иде.

29
апрель, 2014 ел
сишәмбе
      29 апрельдә Буа муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләрен Җәмалетдинова Л.С. һәм Нугаева Л.К. район башлыгының беренче урынбасары И.Ф.Еремеев туган көннәре белән котлады. Без дә барлык котлауларга кушылып, коллегаларыбызга алдагы эшләрендә уңышлар телибез!

      29 апрель көнне, «Казан» гаилә үзәгендә ана капиталы сертификатын бирү тантанасы узды. Бу көнне 13 гаилә сертификат алу бәхетенә иреште. Казан шәһәре Вахитов районы Пенсия фонды һәм «Автоградбанк» вәкилләре тарафыннан ата-аналар исеменә җылы котлау сүзләре яңгырады. Алар әлеге сертификатның әһәмиятен ассызыкладылар, балаларга мәхәббәт һәм гаилә җылысы бирүче ата-аналарга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Тантана вакытында барлык әниләргә чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды. Барлык ата-аналарны бала тууы белән тәбрик итәбез. Өегездә балалар тавышы чынлап торсын, һәрбер гаиләдә һәм илебездә иминлек, тынычлык булсын!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International