29 апрель көнне, «Казан» гаилә үзәгендә ана капиталы сертификатын бирү тантанасы узды. Бу көнне 13 гаилә сертификат алу бәхетенә иреште. Казан шәһәре Вахитов районы Пенсия фонды һәм «Автоградбанк» вәкилләре тарафыннан ата-аналар исеменә җылы котлау сүзләре яңгырады. Алар әлеге сертификатның әһәмиятен ассызыкладылар, балаларга мәхәббәт һәм гаилә җылысы бирүче ата-аналарга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Тантана вакытында барлык әниләргә чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды. Барлык ата-аналарны бала тууы белән тәбрик итәбез. Өегездә балалар тавышы чынлап торсын, һәрбер гаиләдә һәм илебездә иминлек, тынычлык булсын!