Сарман районы Рангазар авылында тормыш итүче Халис Җамалетдин улы белән Ситдика Шәйгәдән кызы Җамалетдиновлар моннан 60 ел элек үзләренең гаиләләрен коралар

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе

      Шушы олуг юбилейлары белән аларны котларга район һәм авыл җитәкчеләре, кунаклар килде. Район башлыгы исеменнән юбилярларга котлау хаты белән бүләкләр тапшырылды.

      Алар беркемнән дә аерылып тормаган гади авыл кешеләре. Тырыш крестьян гаиләсендә туып, бөтен көчләрен колхозда эшләүгә багышлаганнар. Халис абый сугыш ветераны, Ситдика апа тыл ветераны алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә дә алар тормыш мәшәкатьләренә чумып, балаларының, 12 оныкларының һәм 4 оныкчыларының шатлыкларына куанып яши бирәләр. Аларга алдагы тормышларында да сәламәтлек, бәхет, күңел тынычлыгы һәм тигезлек теләп калабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International