ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2014 ел
сишәмбе

      2014 елның 8 июль көнендә, “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегенең башлыгы Елена Яков кызы Миннигалямова, сәүдә үзәге “Шифа” үткәрә торган, Бөтенроссия бәйрәменә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә” багышланган чарада катнашты. Лениногорск яшәүчеләренә һәм шәһәрнең кунакларына бәйрәм оештыручылар директор Римма Зәвид кызы Заббарова белән бик күңелле һәм оригиналь бәйрәм программасын хәзерләргәннәр иде.

      8 нче июль көнне ЗАГС бүлеге каршында Мәхәббәт аллеясында тантаналы төстә Мәххәбәт агачын урнаштырдылар. Бу зур миссия ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина һшм шәһәр мэры Рәшит Гариповка йөкләнде. Бәйрәмгә шулай ук 30, 40, 45, 50 ел бергә гомер иткән юбиляр парлар да чакырылган иде. Алар агачка беренче яфракларын беркеткән яшь парларга үзләренең теләкләрен, бәхетле гаилә серләрен җиткерделәр. Мәхәббәт агачы үсеп җимешле булсын өчен Мамадыш шәһәренең күп балалы үрнәк Вахитовлар гаиләсе символик рәвештә су сипте, аларга яшь мамадышлы Ильяс Ибрагимов кушылды. 

      Актүбә бистәсендә, 8 июль көнне, 7 матур, тату, хөрмәтле парларны котлап, бөтен халык җыелды. Нуруллинар, Ситдиковлар, Ишмухамедовлар, Шугатовлар, Пузанковлар, Бурнашевлар, Ахметшинар гаиләсе быел үзләренең “көмеш”, “алтын” һәм “бриллиант” туйларын үткәрәләр. Бәйрәмдә район һәм төп администрция, бергә эшләгән хезмәттәшләре, туганнары, дуслары, культура эшчәннәре аларны котлап киттеләр. Туйдагыча: үбүшү, вальс бию, туй бүләкләре һәм килен букеты бар иде.

      8 июль көнне “Молодая гвардия” членнары урамда һәм төрле организацияләрдә эшләүчеләргә ромашка чәчәге төшерелгән стикерлар тараттылар. Алар кешеләргә Гаилә көне турында сөйләделәр. ГХАТ булегендә һәр килгән кешеләргә символик бүләкләр һәм стикерлар тапшырылды.

Еллар аша тормыш авырлыкларын үтеп, мәхәббәтләрен саклап кала алган ныклы гаиләләр, әлбәттә, хөрмәткә, игътирам һәм үрнәк алуга гына түгел, бүләкләнүгә дә лаек. Мөслим районында да мондый гаиләләр аз түгел, быел “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә районның иң матур һәм ныклы гаиләләреннән берсе – Татар Бүләре авылыннан Мирзаяновлар гаиләсе тәкъдим ителде.

Харис Вагизович һәм Миңлегөл Нурулловна Залаковлар гаиләсенә  “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды.

8 июльдә безнең илдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде. Бу бәйрәм православие дине тарафыннан гаиләне яклаучы итеп танылган изгеләр Пётр һәм Февроньялар истәлегенә багышлана.

Бу көнне Менделеевск районының ЗАГС бөлегендә Татарстан Республикасының 70 гаиләсеннән берсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды. Районыбызның ирле-хатынлы Ольга Александровна һәм Николай Иванович Фадеевлар бу югары иќтимагый бүлеккә лаек булды.

Балалар иќат үзәге педагоглары Фадеевлар гаилә кредосының нигезе “Үзара аңлашу, ышаныч, ярдәмләшү һәм бер генә көн дә иќатсыз яшәмәү” дип аңлаттылар.

Бу истәлекле бәйрәм көнендә медаль ияләрен башкарма комитет ќитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары П.С.Миронов, мәдәният идарәсе начальнигы Л.Ф.Галиева, ЗАГС бүлеге начальнигы Ф.В.Козырева, БСМ директоры Н.Х.Ювакаева һәм Фадеевларның коллегалары котлаулар юлладылар.

Бөтенроссия күләмендә билгеләп үтелүче 8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне XIII гасырда яшәгән муром князе Петр һәм аның хатыны Феврония мәхәббәтенә барып тоташа. Әлеге гаиләне православие христианнары гаилә һәм тугрылык символына тиңлиләр. Петр һәм Феврония ир белән хатын арасында булырга тиешле тугрылык, мәхәббәт һәм бәхет үрнәгенә әйләнәләр.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, социаль яклау бүлеге белән берлектә, Бөгелмә районының күп балалы гаиләләрен әлеге истәлекле бәйрәм белән тәбрик иттеләр. Социаль хезмәткәрләр балалар һәм аларның ата-аналары өчен берничә бәйге оештырдылар. ЗАГС бүлегеннән күп балалы гаиләләрне җитәкче урынбасары С.Р. Сабирова котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
 Гаилә ул – бәхет, мәхәббәт һәм уңыш, гаилә ул – җәен бакчага бару, гаилә ул – бәйрәм, тантана, бүләкләр һәм дә күңелле чыгымнар.

Алтынчы ел рәттән билгеләп үтелүче әлеге бәйрәм Андреевка авылында яшәүче иҗади гаилә – Николай һәм Зоя Абрамовлар өчен аерата истә калачак. Абрамовлар гаиләсе “Мәхәббәт һәм тугрылык” медаленә лаек булды.

– Мәдәният елында шундый зур бүләккә ия булубызга бик сөенәбез, - ди Зоя Абрамова. – Тормыш иптәшем Николай – 20 елдан артык авылыбыздагы мәдәният йорты һәм “Сеспель” (“Умырзая”) ансамбле җитәкчесе. Ул гармунда уйный, мин җырлыйм.

Шул гомер эчендә Зоя Абрамова  “Чуваш сандугачы” республика конкурсында ике тапкыр лауреат исеменә лаек булырга өлгергән. 37 ел матур гомер кичергән иҗади гаилә өч кыз һәм бер ул тәрбияләп үстереп, олы торомыш юлына бастырганнар. Бүген 5 оныкларына сөенеп яшиләр. 

 

2014 нче елда  “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен”  медален Алан-Бәксәр авылыннан  Мәрдәновлага тапшырылды.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә  үзәк мәдәният йортында  аеруча зур тантаналылык хөкем сөрде. Биредә нык, тату  гаилә корып, акыллы-тәүфыйклы балалар үстергән, якташларына матур   үрнәк булып 
яшәүче  гаиләләрне хөрмәтләделәр. Әлеге тантана  Мәрдәновлар
гаиләсенә  “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен”  медален тапшырудан башланды

Гөлнур   һәм  Фәрит Хәлиуллиннар, Әлфия һәм Әдһәм Дәминовлар, Нәзирә һәм Рәфикъ  Гыйльметдиновлар, Фирадия һәм Фидаил  Галиәхмәтовлар, Нурания һәм Ринат  Гыйльметдиновлар, Фирания һәм Илсур Гайнетдиновлар, Гөлшат һәм  Харис  Гариповлар, Рәхилә һәм Нияз Маликовлар, Галия  һәм  Ринат Сабирҗановлар да  бәйрәмнең мактаулы кунаклары итеп чакырылдылар. Аларга чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Һәм, мөгаен, иң мөһиме – балалары, дуслары һәм  якыннарының кү-ңелгә ятышлы һәм бик  күп җылы сүзләр әйтүе булгандыр.

Әлеге чараны оештыручылар  гаҗәеп матур концерт программасы әзерләгәннәр


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International