Еллар аша тормыш авырлыкларын үтеп, мәхәббәтләрен саклап кала алган ныклы гаиләләр, әлбәттә, хөрмәткә, игътирам һәм үрнәк алуга гына түгел, бүләкләнүгә дә лаек. Мөслим районында да мондый гаиләләр аз түгел, быел “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә районның иң матур һәм ныклы гаиләләреннән берсе – Татар Бүләре авылыннан Мирзаяновлар гаиләсе тәкъдим ителде.
Бүген, 8 июль көнне, Мөслим муниципаль районының “Мизгел” яшьләр үзәгендә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален Мөслим муниципаль районы Башлыгы Р.Х.Муллин тапшырды. 40 елдан артык гаилә стажына ия булган Фәрит Мирзашәрип улы һәм Мәрзия Мирзанур кызы Мирзаяновлар –күпләр өчен тиңләшергә лаек кешеләр. Мирзаяновларны тәбрикләргә күпсанлы балалары, оныклары, туганнары, хезмәттәшләре һәм авылдашлары килгән иде.
Мирзаяновлар гаиләсе үзләре турында сөйләде һәм җылы, дустанә мөнәсәбәтләрне еллар дәверендә саклап калу серләре белән уртаклашты.