Актүбә бистәсендә, 8 июль көнне, 7 матур, тату, хөрмәтле парларны котлап, бөтен халык җыелды. Нуруллинар, Ситдиковлар, Ишмухамедовлар, Шугатовлар, Пузанковлар, Бурнашевлар, Ахметшинар гаиләсе быел үзләренең “көмеш”, “алтын” һәм “бриллиант” туйларын үткәрәләр. Бәйрәмдә район һәм төп администрция, бергә эшләгән хезмәттәшләре, туганнары, дуслары, культура эшчәннәре аларны котлап киттеләр. Туйдагыча: үбүшү, вальс бию, туй бүләкләре һәм килен букеты бар иде.
Бәйрәмдә 26.06.2014 көнне туган балага “Шамил” дигән исем бирелде, һәм ата-аналарына “Туу турында таныклык” тапшырылды.
Фатыховлар белән Гончаренко гаиләсен, элек эшләгән урыннарыннан вәкилләре, 60 ел бергә торулары белән котлап килделәр. Актүбә хакимияте йорт бәйрәмнәрендә дә аларны олылады.