Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Биектау районында

2014 елның 8 июле, сишәмбе

2014 нче елда  “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен”  медален Алан-Бәксәр авылыннан  Мәрдәновлага тапшырылды.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә  үзәк мәдәният йортында  аеруча зур тантаналылык хөкем сөрде. Биредә нык, тату  гаилә корып, акыллы-тәүфыйклы балалар үстергән, якташларына матур   үрнәк булып 
яшәүче  гаиләләрне хөрмәтләделәр. Әлеге тантана  Мәрдәновлар
гаиләсенә  “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен”  медален тапшырудан башланды

Гөлнур   һәм  Фәрит Хәлиуллиннар, Әлфия һәм Әдһәм Дәминовлар, Нәзирә һәм Рәфикъ  Гыйльметдиновлар, Фирадия һәм Фидаил  Галиәхмәтовлар, Нурания һәм Ринат  Гыйльметдиновлар, Фирания һәм Илсур Гайнетдиновлар, Гөлшат һәм  Харис  Гариповлар, Рәхилә һәм Нияз Маликовлар, Галия  һәм  Ринат Сабирҗановлар да  бәйрәмнең мактаулы кунаклары итеп чакырылдылар. Аларга чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Һәм, мөгаен, иң мөһиме – балалары, дуслары һәм  якыннарының кү-ңелгә ятышлы һәм бик  күп җылы сүзләр әйтүе булгандыр.

Әлеге чараны оештыручылар  гаҗәеп матур концерт программасы әзерләгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International