Алтынчы ел рәттән билгеләп үтелүче әлеге бәйрәм Андреевка авылында яшәүче иҗади гаилә – Николай һәм Зоя Абрамовлар өчен аерата истә калачак. Абрамовлар гаиләсе “Мәхәббәт һәм тугрылык” медаленә лаек булды.
– Мәдәният елында шундый зур бүләккә ия булубызга бик сөенәбез, - ди Зоя Абрамова. – Тормыш иптәшем Николай – 20 елдан артык авылыбыздагы мәдәният йорты һәм “Сеспель” (“Умырзая”) ансамбле җитәкчесе. Ул гармунда уйный, мин җырлыйм.
Шул гомер эчендә Зоя Абрамова “Чуваш сандугачы” республика конкурсында ике тапкыр лауреат исеменә лаек булырга өлгергән. 37 ел матур гомер кичергән иҗади гаилә өч кыз һәм бер ул тәрбияләп үстереп, олы торомыш юлына бастырганнар. Бүген 5 оныкларына сөенеп яшиләр.