Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Тукай район хакимияте бинасында һәм бөтен район буенча “февронькалар” таратылды. Әлеге искәртү тасмалары мондый көн барлыгы турында хәбәр итү, гаилә әгъзаларына тагын бер кат игътибар-хөрмәт күрсәтү максатыннан таратылды.
Бу танатаналы бәйрәм көнендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә гаилә тормышы юбилярлары һәм яшь әти-әниләр җыелды. ”Мәһәббәт һәм тугрылык өчен” медален алтын юбилярлар Әмир Фатых улы белән Римза Исмәгыйль кызы Гыйләҗевларга Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Чурин Николай Петрович тапшырды.
Яшь әниләргә ана капиталы сертификатын һәм истәлекле бүләкләрне Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гилязов Дамир Амирович тапшырды.
Актаныш районы ЗАГС бүлегендә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык“көне уңаеннан тантаналы төстә бала теркәлде. Бәхетле гаилә ЗАГС бүлегенең әйдәп баручы белгече Ф.В.Фазлиева хәм аның тормыш иптәше Рамис Фазлиевның гаиләсе булды. 2 малай янына ямь өстенә ямь биреп көтеп алынган 3 нче балалары - кызлары туды. Хезмәттәшебезне чын күңелдән котлыйбыз. Саулык-сәламәтлек белән, тигезлектә балаларын үстерүләрен телибез.
2014 елнын 8 июлендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме көнне Әлки муниципаль районы ГХАТ бүлегендә «Ромашкалар бүләк итәм сиңа» дигән исем астында тантаналы төстә бәйрәм уздырылды. Бу бәйрәмнең төп кунаклары Гобәйдуллиннар Рәшит Ярулла улы һәм Румия Тәлгат кызы гаиләсе булды. Аларга «Мәһәббәт һәм тугрылык» медале тапшырылды. Алар инде 36 ел кулга –кул тотынышып, гомер юлын атлыйлар. 5 балалары, 9 оныклары һәм тәрбиягә алган 5 балалары – аларның иң зур байлыклары.
Шулай ук бу бәйрәмгә 2014 елда үзләренең алтын һәм бриллиант туйларын үткәрүче 8 гаилә һәм районыбызның озын гомерле әби, бабайлары чакырылган иде. Аларга багышлап матур җырлар яңгырады һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Буа районы ГХАТ бүлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында тантаналар залында Ана капиталы сертификаты тапшырылды. Тантанага килгән бәхетле әниләрне сабыйлары туу белән белән котлап, иң изге теләкләр һәм котлау сүзләре әйтелде.
Мәрдәновлар 1962 нче елда өйләнешәләр. Өч ул, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Инде балалары үзләре гаилә корганнар, әти-әниләренә оныклар бүләк иткәннәр. Яшьләр белән тату яшибез, аларга булыша алуыбызга сөенәбез, – диделәр ир белән хатын бертавыштан.
Бер-береңне хөрмәт итеп һәм яратып, тату, нык гаилә булып яшәү үз улларыңа һәм кызларыңа гына түгел, ә бәлки авылдашларыңа, башка кешеләргә дә матур үрнәк. Гаиләдәге мөнәсә-бәтләрне якты, җылы итеп саклау кебек күркәм гадәт еллар узу белән ныгый бара. Ә инде нәкъ менә шушылай яшәү үрнәге күз алдында икән, монысы бигрәк тә яхшы. Кичә районда Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көненә багышлап уздырылган бәйрәмдә Мәрдәновларга лаеклы бүләк тапшырылды.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Баулы шәһәр балалар Үзәк китапханәсе кунакка “СемьЯ” социаль приютында тәрбияләнүче балаларны кунакка чакырды. Чара бәйрәмнең тарихы, Петр һәм Феврония мәхәббәте, “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале турындагы әңгәмә белән башланды.
Балалар бәйрәмнең символы булган ромашкалар ясап, аның һәр таҗына иң изге теләкләрен яздылар.
Бәйрәм мультфильм карау, уеннар, җыр һәм бию белән тәмамланды.
8 июль – гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Бу бәйрәм 2008 елдан бирле Россияда билгеләп утелә. Шул уңайдан, 2014 елның 8 июле - Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты Яков Шаехович һәм Татьяна Васильевна Палей гаиләсен билгеләп үтте. “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” медален шәһәр башлыгы Александр Васильевич Тыгин тапшырды, “Барлык уңышларыбыз, шатлыкларыбыз гаиләнең татулыгына турыдан-туры бәйле” дип җылы сүзләр җиткерде. 33 ел бергә тормыш юлы узган гаиләгә бәхетле һәм тигез тормыш теләп бу көннең символы - акчәчәк бәйләме белән котладылар.