ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2014 ел
сишәмбе
      2014 нче елның 05 августында «Космос» Яшьләр үзәге һәм Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре  яшь гаилә коручы парлар өчен «Бәхет телибез Сезгә  дип аталган чара үткәрделәр.  Егет –кызларга махсус бәйгеләрдә, тестларда катнашу  бер-берсен яхшырак белергә ярдәм итте. Психолог Юлия Комиссарова чыгышында  яшь гаиләдә кризис чорларын үткәреп җибәрү ысуллары турында сөйләнде. Танталы рәвештә никах теркәугә психологик яктан әзерләнү турында ГХАТ бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина сөйләде. Очрашуда корган гаиләләрнең озын гомерле һәм бәхетле булуы булачак ир һәм хатыннарнын бер-беренә булган мөнәсәбәтләреннән торганы ассызыкланды. 

4
август, 2014 ел
дүшәмбе

Традиция буенча тантаналы шартларда  район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Сингатуллина юбилярны гомер бәйрәме белән котлап, район башлыгы Равил Кузюров исеменнән бүләкләр тапшырды. Евдокия Казачковага тормыш авырлыкларын шактый күрергә туры килә. Сугыш михнәтләрен, ачлык-ялангачлыкны күрсә дә, ул бүгенге көндә көчле рухлы булып яши. Бүген ул Нурлатта озын гомер кичерүче буларак үзенчәлекле рекорд куя. Аңа кадәр гомер озынлыгы буенча иң югары күрсәткеч 103 яшь иде.


3
август, 2014 ел
якшәмбе

      Алар 3 августта үзләренең Алтын туйларын билгеләп үттеләр. Аларны котларга дип балалары, оныклары җыелды. Нотфулла ага озак еллар күмәк хуҗалыкта агроном булып эшләде, Хания ханым – балаларга  мәктәптә белем бирде. Авылның бу мөхтәрәм кешеләрен гаилә бәйрәме белән Нөнәгәр авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гафиятуллина Р.Ш. котлады.

2014 елның 3 августында Мөслим районында Яшьләр көнен билгеләп үттеләр. Мөслим мәйданында бай концерт программасы оештырылды. Бу айда игезәк балаларын теркәгән гаиләләр һәм алдагы көнне язылышкан парларның килүе бәйрәмгә тагын да матурлык өстәде. Мөслим муниципаль районы Башлыгы Р.Х.Муллин барлык халыкны бәйрәм белән котлады һәм гаиләләргә истәлекле бүләкләр, чәчәкләр һәм район символикасы төшерелгән кепкалар тапшырды. 


2
август, 2014 ел
шимбә

Владимир Николаевич гел җаваплы урыннарда эшләде. 44 ел ул Әгерҗе шәһәренә һәм Әгерҗе халыгына хезмәт итте. Тормыш иптәше – Роза Абдулловны – 28 ел Әгерҗе Сөт комбинатында баш экономист булып эшләде, һәм Профком эшен алып барды.  Бу хөрмәтле гаиләне “Тимер юлчылар кенендә” Әгерҗе муниципаль районы  Башлыгы котлады, Рәхмәт хаты һәм  истәлекле  буләкләр  тапшырды. 


1
август, 2014 ел
җомга

Бу алар өчен бик зур вакыйга булды. Бәйрәмгә яшьүсмерләрнең әти-әниләре һәм туганнары килгән иде. Егет һәм кызларга төп документны  теләкләр теләп Н.Фадеева, Р. Сафина һәм Р.Сагитов тапшырды.

Ярты гасыр элек алар язмышларын бәйләгәннәр. Шул көннән бирле бер-берсенә тугрылыклы булып матур гомер кичергәннәр. Аларнын беренче очрашулары Горький паркында була. Рафаил Ибрагим улы Казан Дәуләт Төзелеш һәм архитектура институтын тәмамлап аспирантурага укырга керә. Бүгенге көндә ул – профессор, укытучы. Луиза Рафик кызы белеме буенча – химик. Ул – тормыш иптәшенә яраткан хатын, ике кызына кайгыртучан әни һәм алты оныгына яраткан дәу әни дә.

Без аларга алдагы көннардә дә гаилә учагын сүндермичә мул тормышта исән-сау гомер итүләрен телибез.

 

Бик күп яшь парлар үзләренең туй тантанасын үзенчәлекле, онытылмаслык итеп уздырырга тели. Шуңа мисал итеп 1 август көнне «Казан» Гаилә узәген чып-чын пиратлар  яулап алды. Нәкъ шушы көнне Александр һәм Екатеринанын язылышу тантанасы шул рухта узды. Алар үзләрен бер-берсен яраткан кияү һәм кәләш итеп кенә түгел, ә чын мәгънәсендә ижадый парлар итеп күрсәттеләр.

Аларнын язылышу тантанасына килган барлык дуслары,хәтта әти-әниларе узләренең образларын тудырган иде.

Без аларга киләчәктә бер-берсен хөрмәт итеп,муллыкта,тигез мәхәббәт белән яшәүләрен теләп калабыз.


31
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Аның ата-аналары Азнакай башлыгы Шәйдуллин М.З. һәм Актүбә башлыгы Галеева Р.А. кулларыннан туу турында таныклык һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

      Яңа мөхәррият (2015 елның 1 гыйнварыннан):

      333.26 Маддә. Гражданлык хәле актларын теркәү органнары һәм бүтән вәкаләтле органнар тарафыннан башкарыла торган гражданлык хәле актларын һәм башка юридик әһәмияткә гамәлләрне дәүләт теркәве өчен дәүләт пошлинасы күләме

1.                Гражданлык хәле актларын теркәү органнары һәм бүтән вәкаләтле оешмалар тарафыннан башкарыла торган гражданлык хәле актларын һәм башка юридик әһәмияткә ия гамәлләрне дәүләт теркәве өчен дәүләт пошлинасы күләме түбәндәгечә билгеләнә:

1)               таныклыгын бирүне дә кертеп, никахлашуны дәүләти теркәү өчен - 350 сум;

2)               таныклыгын бирүне дә кертеп, никах өзүне дәүләти теркәү өчен:

балигъ булмаган уртак балалары булмаган ир белән хатынның үзара ризалыгы белән никах өзелгәндә - ир белән хатынның һәркайсыннан 650 сум;

суд карары нигезендә никах өзелгәндә - ир белән хатынның һәркайсыннан 650 сум;

ир яки хатынның берсе суд тарафыннан хәбәрсез югалган дип яки хокукый сәләтсез дип танылган, яки җинаять кылган өчен өч елдан артык вакытка ирегеннән мәхрүм ителгән очракта, икенчесенең гаризасы буенча никах өзелгәндә - 350 сум;

3)               ата булуны билгеләү таныклыгын бирүне дә кертеп, ата булуны билгеләүне дәүләти теркәү өчен - 350 сум;

4)               исем алмаштыру таныклыгын бирүне дә кертеп, үз эченә исем, фамилия һәм (яки) атасының исемен алган исем алмаштыруны дәүләти теркәү өчен - 1600 сум;

5)               таныклык бирүне дә кертеп, гражданлык хәле акт язуларына төзәтмәләр һәм үзгәрешләр кертү өчен - 650 сум;

6)               гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве турында кабат таныклык бирү өчен - 350 сум;

7)               гражданлык хәле актларын теркәү органнары һәм башка вәкаләтле органнар архивларыннан физик затларга белешмәләр бирү өчен - 200 сум.

2.         Әлеге маддә әлеге Кодексың 333.27 маддәсен исәпкә тотып

кулланыла.

      Бүген, 31 июль көнне Биектау районының ЗАГС бүлегендә Нәфис һәм Гөлнара Миннебаевларың  яңа туган сабыйлары - кызлары Әмирәне теркәү тантанасы үткәрелде. Нәфис Миннебаев 2013 елның Универсиаданың алтын медален яулаган спортсмен, көрәш спорты буенча Татарстанның һәм Россиянең чемпионы, төрле турнирларның һәм Сабантуйларының җинүчесе. 

       Миннебаевларны район башкарма комитеты җитәкченен урынбасары Люция Гобәйдуллина, яшьләр һәм спорт бүлеге хезмәткәрләр, һәм Нәфиснең хезмәттәшләре котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International