ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елның 20 ноябрендә ТР “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә опека һәм попечительлек секторы белгече Горбачева Наталья Алексеевна белән бергә балалар хокукы, хокукый юнәлеш, бала һәм ата-ана мөнәсәбәтләре турында сораулар буенча гражданнарны кабул итү сәгатьләре узды.

2014 елның 20 ноябрендә Чистайда Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне булып узды
Бөтендөнья балалар хокукларын яклау көнендә Чүпрәледә 14 яше тулган яшүсмерләргә Россия гражданнары, балигъ булуларын раслаган төп документ – паспорт тапшырылды. Район ЗАГС бүлегендә узган бу тантаналы чарада паспорт алучыларның якыннары да катнашты.
Әлеге чара республикабыз өчен шактый зур әһәмияткә ия. Мәгълүмати-хокукый агарту балаларда һәм аларның ата-аналарында хокукый өлкәдә ышаныч һәм мөстәкыйльлек хисе тәрбияли, шуның белән аларның хокукый активлыгын арттыра.

Түбән Кама мунициапаль районы ГХАТ идарәсендә “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында фидакарь хезмәт өчен” дигән медаль белән бүләкләнгән гражданнарның списокларын тикшерү һәм тулыландыру буенча актив эш дәвам итә. Аяусыз сугыш вакытында илебезнең кырларында, завод-фабрикаларында, үз-үзләрен аямыйча, армый-талмый хезмәт куйган әби-бабаларыбызның тормышларына бәйле төгәл һәм тулы мәгълүматлар “Татарстан Республикасының тыл геройлары” дигән Хәтер Китабын бастырып чыгару өчен кирәк. Әлеге күләмле басманың дөнья күрүе бүгенге заман яшьләрендә патриотик рух, тарихи үткәнгә хөрмәт, әби-бабаларыбыз белән горурлану хисе тәрбияләү өчен бик мөһим. Моны ГХАТ идарәсендә бүгенге көндә сәнәгый практика үтүче булачак программистлар да аңлап эш итә. Бүгенге көндә әлеге списокларны тикшерү эше белән Түбән Кама нефть-химия технология институты талибәләре мәшгүль. ГХАт идарәсендә аларның практиканы беренче мәртәбә генә үтүләре түгел инде. Алар үзләрен күптән бик пөхтә, эш сөючән итеп танытып өлгерделәр. Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә әлеге зур һәм, һичшиксез, бик кирәкле эшне вакытында һәм югары сыйфатлы итеп тиз арада тәмамларга өметләнәләр.

20 нче ноябрь, Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм итү көнендә Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә танатаналы рәвештә туу турында таныклыклар, ана (гаилә) капиталына сертификатлар һәм 14 яше тулган РФ гражданнарына паспортлар тапшыру оештырылды
20 ноябрь көнне “Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә” балаларга хокукый ярдәм итү көненә багышланган чара үткәрелде
Бу чарада укучылар һәм аларның ата-аналары катнашты. Балаларның биргән сорауларына адвокатлар, хокук саклау органнары вәкиле һәм ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, нотариус, социаль яклау бүлеге хезмәткәре җавап бирделәр һәм үзләренең хезмәт иткән оешмалар турында мәгълүмат бирделәр.
Егорьево авыл җирлегенең Бима авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Петрова Евгения Николаевна 2 ноябрь көнне 90-яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Яшь Кайбычлыларга шәхесне раслаучы документны Татарстан буенча Россия Федераль миграциясе хезмәте идәрәсенең Кайбыч районындагы территориаль пункты житәкчесе Фәния Кәлимуллина тапшырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International