Түбән Кама мунициапаль районы ГХАТ идарәсендә “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында фидакарь хезмәт өчен” дигән медаль белән бүләкләнгән гражданнарның списокларын тикшерү һәм тулыландыру буенча актив эш дәвам итә. Аяусыз сугыш вакытында илебезнең кырларында, завод-фабрикаларында, үз-үзләрен аямыйча, армый-талмый хезмәт куйган әби-бабаларыбызның тормышларына бәйле төгәл һәм тулы мәгълүматлар “Татарстан Республикасының тыл геройлары” дигән Хәтер Китабын бастырып чыгару өчен кирәк. Әлеге күләмле басманың дөнья күрүе бүгенге заман яшьләрендә патриотик рух, тарихи үткәнгә хөрмәт, әби-бабаларыбыз белән горурлану хисе тәрбияләү өчен бик мөһим. Моны ГХАТ идарәсендә бүгенге көндә сәнәгый практика үтүче булачак программистлар да аңлап эш итә. Бүгенге көндә әлеге списокларны тикшерү эше белән Түбән Кама нефть-химия технология институты талибәләре мәшгүль. ГХАт идарәсендә аларның практиканы беренче мәртәбә генә үтүләре түгел инде. Алар үзләрен күптән бик пөхтә, эш сөючән итеп танытып өлгерделәр. Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә әлеге зур һәм, һичшиксез, бик кирәкле эшне вакытында һәм югары сыйфатлы итеп тиз арада тәмамларга өметләнәләр.