Бу вакыйга Алабугада музей-заповедникларны тагын да яхшыртуга багышланган конференция һәм Алабуга музей-заповедникына 25 ел булу белән чагышты. Һәйкәлнең берсе урам себерүчегә багышланган иде, ә икенчесе хокук сакчысына. Алар икесе дә Казанская урамында урнашкан.
2014 нче елның 18 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 31 нче мәктәп укучылары өчен экскурсия үтте. Балалар архив белгечләренә үз сорауларын биреп, шул сорауларга җавап алдылар.
2014 елның 17 ноябрендә Алабуга муниципаль районы Олы Качка авылында Денисенко гаиләсе яраткан әтиләре, 16 онык һәм 11 оныкчык бабасы Денисенко Михаил Константин улының 90 яшьлек юбилеен үткәрделәр. Юбилярны котларга һәм истәлекле бүләкләр тапшырырга дип Алабуга муниципаль районы башлыгы Г.Е.Емельянов килгән иде.
17 ноябрьдә район Пенсия Фонды бүлегендә ГХАТ бүлеге белән берлектә «Ана капиталы» сертификаты районның тагын 5 яшь әни кулына тапшырылды. Апастан: Сергеева Галинага, Вәлиуллина Гөлназга, Хәмзина Лилиягә, Нургалиева Зөлфия һәм Танай Турай авылыннан Гилазиева Айгөлгә район Пенсия Фонды җитәкчесе Шамил Гаффаров, гражданлык актларын теркәү район бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина тантаналы рәвештә тәбрикләделәр истәлекле бүләкләр дә бирделәр. Яшь гаиләләргә бәхетле озын гомер, сәламәтлек һәм иминлек-тигезлек теләделәр.
2014 елның 15 нояберендә Чистай муниципаль районының ГХАТ бүлеге Никитиннар гаиләсен зөбәрҗәт юбилейлары белән котлады. Алар мәхәббәттә һәм бердәмлектә 55 ел гомерләрен уздырдылар.