2014 елның 19 ноябренда Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге бинасында үсеп килүче буынга 14 яшь тулу уңаеннан Рәсәй Федерациясе гражданы паспортын тапшыру тантанасы үткәрелде. Һәр бер кешенең гомерендә паспорт алу – ул дулкынландыручы һәм җаваплы мизгел. Бу тантанага яшь үсмерләр генә түгел, аларның эти-эниләре дә чакырылды. Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы УФМС бүлеге белгече һәм Яшел Үзән муниципаль районында кеше хокукын яклау буенча җәмгыять инспекторы Тутаева Н.Е. тарафыннан тәбрикләү сүзләре әйтелде һәм киңәшләр җиткерелде. Әти-әниләр дә дулкынланып үз чиратында балаларын җылы сүзләр белән котладылар. Чыннан да, балаларының үсеп җитүләрен һәм паспорт алу белән аларның гражданлык җаваплылыгы үсүен, әти белән әни башкалардан яхшырак аңлыйдыр, мөгаен.