20 ноябрь көнне Нурлат шәһәренең беренче утра мәктәбендә балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында чара оештырылды

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе
Әлеге чара республикабыз өчен шактый зур әһәмияткә ия. Мәгълүмати-хокукый агарту балаларда һәм аларның ата-аналарында хокукый өлкәдә ышаныч һәм мөстәкыйльлек хисе тәрбияли, шуның белән аларның хокукый активлыгын арттыра. Балалар һәм ата-аналарга үз хокукларын аңлату аларны иҗтимагый тормышта катнашырга этәрә, гражданлык хисләре тәрбияли.
Беренче чиратта, тормышында төрле авырлыклар белән очрашкан балаларга өстенлек биреләчәк. Бу – югары сыйныф укучылары өчен аеруча әһәмиятле чара булачак, дип саныйм. Башта белгечләр яшүсмерләргә махсус лекцияләр укыячак. Аннары инде шәхси сорауларга күчү каралган, - дип сөйләде безгә Нурлат районының мәгариф идарәсе методисты Гөлфия Гафурова. Әлеге чарада хокук саклау органнары, мәгариф белгечләре, адвокатлар, нотариуслар, суд приставлары һәм башка ведомстволардан белгечләр катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International