Тәтеш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә танатаналы рәвештә туу турында таныклыклар, ана капиталына сертификатлар һәм 14 яше тулган РФ гражданнарына паспортлар тапшыру оештырылды

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе
Пенсия фонды идарәсе башлыгы И.А.Большакова, сертификатларны дөрес итеп файдалануларын теләп, 4 әнигә сертификатлар тапшырды. ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Р.Х.Сафиуллинның котлавын укыды һәм Тимрюковлар семьясына сувенир тапшырды. Аларның кызлары Аленаның Аделина исемле кызы, ягъни оныклары туган. Яшь әби белән бабай әлеге чараны оештыручыларга, игътибар күрсәткәннәре өчен, рәхмәтләрен җиткерделәр.
“ Автоградбанк” өстәмә офисы җитәкчесе И.В.Гавчева ипотека вариантлары белән таныштырды һәм сувенирлар тапшырды.
Россиянең ФМХИ территориаль пункты җитәкчесе В.Г.Зубова 14 яше тулган укучыларга РФ нең төп документы паспортлар тапшырды һәм аларга паспортны саклап тотарга, зур көчле илнең гражданнары булулары белән горурлануларын теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International