ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2015 ел
шимбә
Бөтен илебез белән билгеләнеп үтелгән Бөек Җиңү көне алдыннан Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә Бөек Ватан сугышы чорына караган хатлар экспозициясе эшләде. 
Бөек  Җиңү бәйрәмендә Баулы ГХАТ бүлеге  хезмәткәрләре “Үлемсез полк” акциясендә катнаштылар

Яңа Чишмә районы ГХАТ бүлеге мөдире А.Р.Мирҗякупова Шахмай авыл җирлегенең Чаллы Башы авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашты. Район башлыгы исеменнән ул Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, авылдашларын котлады, аларга исәнлек-саулык, балаларының һәм якыннарының  шатлыгын күреп яшәргә, тыныч һәм якты тормыш теләде.

9 май көнне Бөек Ватан сугышы ветераннары Зиннәтов Фәтхулла Идият улын, Хәйруллин Мотыйгулла Лотфулла  һәм Симбаев Турарбай Симбай улларын Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлады
9 май көнендә Казанда булып узган Хәтер вахтасында, Татарстанның башка районннарыннан килгән 70 пар белән берлектә,  Түбән Кама районы исеменнән Мифтаховларның яшь гаиләсе катнашты. 

2015 елнын 9 маенда Спас районы Болгар шәһәрендә үзек мәйданында совет халкының 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 70 еллыгына багышланган бәйрәм булды.

9 май көнне Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов төзекләндерүдән соң ачылган Җиңү паркында Дан мемориалы коллоннадасындагы Мәңгелек утка һәм Һәлак булган сугышчыларның аналары һәм тол калган хатыннары монументына чәчәкләр салды. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

Май аенда Әтнә районының барлык авылларында да сугышта һәлак булганнарга бик күп һәйкәлләр ачылды. Барлык ачылу тантаналарында да ветераннар, мәктәп укучылары, авыл җирлеге, башкарма комитеты хезмәткәрләре чыгыш ясадылар. Ветераннарга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Лаеш муниципаль районы ЗАГС бүлеге үз Ветераннарын 9 май көнендә Бөек Җиңү көне белән котлап үзенчәлекле бүләк әзерләде. Бүләк - безнең районга кунак булып килүчеләрнең  ветераннарга җылы, ичкерсез теләкләре язылган плакат иде. Ул  Лаеш районы Ветераннар Советы рәисе Рашат Мотыгуллович Булатовка тапшырылды.

         Район үзәгендә Биек Җинүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән бәйрәм парады Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган бәрелешләргә күрсәтүгә нигезләнгән иде. Район үзәге урамнарынан сугыш елларындагыча “киендерелгән” техника, солдатлар, хезмәт коллективлары узды. Демонтрациядәгеләр кулларына Георгий тасмасы төсендәге шарлар, әләмнәр, Биек Ватан сугышында катнашкан, инде безнең арадан киткән кешеләрнең портретларын тоткан иде. Биектау районы да “Үлемсез полк” акциясене кушылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International