2015 елнын 9 маенда Спас районы Болгар шәһәрендә үзек мәйданында совет халкының 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 70 еллыгына багышланган бәйрәм булды.
Шәһәребездә иртән үк тантанасы хөкем сөрде һәм халык үзәк мәйданга ашыкты. Биредә бөтен җир бәйрәмчә бизәлгән, юбилейга һәйкәлләр, шул исәптән тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш балалары һәйкәле дә яңартылган. Бу бәйрәмгә сәхнә дә һәм ветераннар өчен урыннар да уңайлырак эшләнгән. Кинотеатр бинасы каршында 1945 елның маендагы Берлин биналары һәм Рейхстаг макетлары ясап куелган.
Пионер һәм Хирург Шеронов урамнары чатында аеруча җанлылык хөкем сөрде, чөнки быел беренче тапкыр безнең шәһәрдә хәрби техника макетлары эшләнде һәм алар шушы урам юлларына тезеп куелган иде. Бу макетларны оешма һәм коллективлар ясаган.
Бәйрәмне башлап җибәрер алдыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз хөрмәтенә дога укылды.
Менә бәйрәмнең башлануы турында хәбәр итеп тантанаплы фанфара тавышлары яңгырады. Мәйданга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт флагларын, Спас муниципаль районы флагын һәм Җиңү Байрагы символын алып чыктылар. Бу җаваплы вазифа тулы Дан орденнары кавалеры Павел Алексеевич Карпов исемендәге кадет мәктәп-интернатында укучыларга ышанып ташырылган. Алардан соң безнең якташларыбыз Советлар Союзы Геройлары һәм тулы Дан орденнары кавалерлары портретларын тоткан укучылар үтте. “Үлемсез полк” аеруча зур тәэсир калдырды, ирексездән күзләргә яшь килде. Аннары мәйданга кадет мәктәп-интернат укучылары, спортчылар, сугыш еллары киемнәреннән тармак технологияләре студентлары, МЧС вәкилләре, Идел буе казак гаскәрләре Сембер округы Спас бүлеге вәкилләре, район хастаханәсенең сугыш чоры киемнәреннән медицина хезмәткәрләре үтте.
Менә үзек мәйданга сугыш чоры техникасы һәм хәзерге заман техника макетлары чыкты. Монда җиңел машиналар да, бронетранспортер да, танклар, үзйөрешле машиналар “Катюша”лар, хәрби катер, зенита-ракета комплеклары, ракеталар, шул исәптән “Тополь М” макеты, фронт өчен азык-төлек төягән атлар, хәрби тачанка, кавалерия – барысы да бар иде. Тамашачылар кайнар нокталардагы хәрби бәрелешләрдә катнашучыларны, хәрби диңгезчеләрне алкышлар белән каршыладылар. Безнең шәһәрдә әле мондый тамаша булганы юк иде, шуңа күрә барасы да истә кала торган, дулкынландыргыч булды.
Аннары митинг башланды. Аны кадет мәктәп-интернатында укучылар башлап җибәрде. Бәйрәмчә киенгән кадетларның тигез сафларда ветераннар алдына килеп тезләнгән дулкынландыргыч мизгелләре тиз генә онытыла торган түгел. Бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы Камил Нугаев, Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының ЗАГС Идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева, Спас районы хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе Илһам Мидхәтов котлады.