Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү

2015 елның 9 мае, шимбә
9 май көнне Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов төзекләндерүдән соң ачылган Җиңү паркында Дан мемориалы коллоннадасындагы Мәңгелек утка һәм Һәлак булган сугышчыларның аналары һәм тол калган хатыннары монументына чәчәкләр салды. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Һәлак булган сугышчыларның аналары һәм тол калган хатыннары монументы янында Республиканың беренче йөзләрен Татарстан Республикасының барлык районнарыннан җыелган 70 яңа өйләнешкән пар көтеп тора иде. Алар һавага ак күгәрченнәр очырдылар һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International