Сабый туу белән гаиләдә мәхәббәт, бәхет, шатлык арта. Лаеш районы Лаеш шәһәрендә 100-нче сабый туды. Кирягиннар гаиләсенә дә уллары Кирилл тууы уңаеннан туу таныклыгы тапшырылды. ЗАГС бүлеге әти-әниләрне сабыйлары тууы белән тәбрик итте.
Республика халкын һәм килгән кунакларны Халыкара гаилә көнен бәйрәм итәргә чакырабыз.
2015 елнын 8 маенда Спас районы Болгар шәхәрендә балалар китапханәсендә паспортлар тапшыру тантанасы булды.
Яңа Чишмә районы ГХАТ бүлеге мөдире А.Р.Мирҗякупова Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылында яшәүче сугыш ветераны Салахов Мәхмут абыйны Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлады . Исәнлек-саулык, тыныч һәм якты тормыш теләде.
Галәм яктырып, җылынып китте. Күк йөзендә тагын бер йолдыз балкып яна башлады.
ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре 101-нче баланы теркәү уңаеннан әти-әнисен тантаналы шартларда тәбрикләде һәм йомшак уенчык бүләк итте.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау алдыннан Сарман муниципаль районында укучыларга тантаналы рәвештә Россия Федерациясенең төп документы – паспорт тапшырылды. Аларны тулы хокуклы гражданнар булулары белән миграция хезмәте җитәкчесе Гөлүсә Харисова, район ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина тәбрикләделәр. Укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, фотога төшү дә булды. Әти-әниләр матур теләкләрен җиткерделәр.
2015 елның 10 маенда Яр Чаллы шәһәре Тантаналар сараенда Җиңү бәйрәме хөрмәтенә бию балы узды. Балда 50 дән артык кеше катнашты – “Новый город” борынгы бию клубы, “Гармония” студиясе, Түбән Кама, Йошкар –Ола, Санкт-Петербург кунаклары.
1 майда - Яз һәм Хезмәт бәйрәме көнне шәһәр Мәдәният сараенда
район үзешчәннәре нурлатлылар һәм шәһәр кунаклары өчен җиңүнең 70-еллыгына багышланган концерт программасын тәкъдим иттеләр.