Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау алдыннан Сарман муниципаль районында укучыларга тантаналы рәвештә Россия Федерациясенең төп документы – паспорт тапшырылды. Аларны тулы хокуклы гражданнар булулары белән миграция хезмәте җитәкчесе Гөлүсә Харисова, район ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина тәбрикләделәр. Укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, фотога төшү дә булды. Әти-әниләр матур теләкләрен җиткерделәр.
Соңыннан укучылар Сарман районының Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее яңалыклары һәм документ буларак паспорт тарихы белән таныштылар. Барлык кунакларга Георгий ленталары һәм буклетлар бүләк ителде.