Нурлатта Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәткәрләре гаиләләрен хөрмәтләделәр.

2015 елның 9 мае, шимбә

1 майда - Яз һәм Хезмәт бәйрәме көнне шәһәр Мәдәният сараенда

район үзешчәннәре нурлатлылар һәм шәһәр кунаклары өчен җиңүнең 70-еллыгына багышланган концерт программасын тәкъдим иттеләр.

Концерт программасы кысаларында ветеранннар һәм тыл хезмәткәрләре гаиләләрен котладылар. Нурлат районы башлыгы исеменнән аларга котлау һәм бүләкләр тапшырылды. Концерт программасы бик күңелле булды. Ахырда Бөек Ватан сугышында үлгәннәрне искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International