Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгечләре дүрт яшь пар белән берлектә Мәңгелек Ут мемориалына чәчәкләр куюда катнашты. Бөек Җиңү көне 9 майда булып узган әлеге чара сугыш кырларында безнең тыныч тормыш өчен башларын салган солдатларыбыз- ата-бабаларыбыз истәлегенә багышланды. Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин исемен йөртүче кадетлар мәктәбе укучылары яшь парларны Мәңгелек ут мемориалына озата бардылар һәм алар белән янәшә басып зәңгәр күккә тынычлык символы булган күгәрченнәрне очырттылар. Әлеге кошларның һәрбер канат сирпүләре Мәңгелек Ут янына җыелган түбән камалыларны, әйтерсең лә, бер генә мизгелгә генә булса да, бала чакларына кайтарып, тынычлык, имин тормыш вәгъдә итте.