Бөтен илебез белән билгеләнеп үтелгән Бөек Җиңү көне алдыннан Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә Бөек Ватан сугышы чорына караган хатлар экспозициясе эшләде. Әлеге хатлар шәһәрдәшләребезнең шәхси архивларында сакланып, безне, сугыш турында ишетеп, укып кына белгән буыннарны, аның данлыклы солдатлары белән таныштыра, мәхәббәт, Җиңүгә чиксез ышану, бәхетле тыныч тормыш турындагы хыяллар турында хәбәр итә. Әлеге хатлар инде бик күптән шәхси хат дәрәҗәсеннән бик югары күтәрелеп, сугышны өйрәнер өчен тарихи бер чыганак булып билгеләнә. Безнең экспозициядә хатлар белән беррәттән, халыкта “кара пичәтле кәгазъ” дип йөртелгән хәбәрләр дә бар.
Ленинград шәһәренең блокадасы вакытында сабый килеш ачлык-яланчычлыкны татыган Альбина Николаевна Адылева бу хатларның үзе өчен бик тә кадерле, “әйтеп бетергесез бер сулыш чыганагы” дип атады. Түбән Кама районы ГХАТ идарәсенә бу бәйрәм алды көннәренлдә килгән һәркем сугыш чоры хатларын карап, укып үзе өчен бик зур яңалык ачты, рухи яңарыш кичерде.