9 май көнендә Казанда булып узган Хәтер вахтасында, Татарстанның башка районннарыннан килгән 70 пар белән берлектә, Түбән Кама районы исеменнән Мифтаховларның яшь гаиләсе катнашты. “Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышланган әлеге чарада катнашу - ул безнең өчен бик зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Бөек Җиңүгә җиде дистә ел үтүгә карамастан, без бабаларыбызның батырлыкларын онытмаска, аларга хөрмәт һәм ихтирам күрсәтергә тиеш ” - дип белдерделәр Алия белән Илшат. Яшь кияү Түбән Кама “Нефтехим” берләшмәсенең “Этилен” заводында хезмәт куя. Әлеге оешманың җитәкчелеге дә Мифтаховларга ярдәм кулы сузып, шушы мөһим чарада катнашу мөмкинлеге тудырып, 9 май көнне Илшатны эшеннән азат итте.