ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2023 ел
чәршәмбе

"Май ае - гаилә кору өчен иң яхшы вакыт", - дип саный Мамадыш районы Тулбай авылыннан Мөхәммәтхәрис һәм Зилә Гәйфетдиновлар. "Халыкара Гаилә көне тикмәгә генә нәкъ менә май аенда түгел", - дип дәвам итте Мамадыш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова. Иң җылы һәм гаилә бәйрәме алдыннан Ландыш Әлфәт кызы гаилә тормышының тимер юбилярларын шәхсән котларга авылга кайтты.

Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә “Яшь гаилә мәктәбе“ дәресләре уткәрелде. Очрашуның кунаклары – 2 нче санлы Актаныш мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары булды. Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар.

Безне биюләр таныштырды! Мамадыш районы Түбән Тәкәнеш авыл җирлегеннән тимер юбилярлар Һадиевлар бертавыштан әйтәләр.


16
май, 2023 ел
сишәмбе

Быел Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан гаилә көнендә бүгенге көндә мәгариф өлкәсендә эшләүче парлы укытучыларның гаиләләрен хөрмәтләнде.

Арча муниципаль районында гаилә тормышы юбилярлары белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Район башлыгының котлау адреслары район халкына гаилә тормышының юбилей даталары белән даими рәвештә тапшырыла.

Гаилә көне уңаеннан Зәй муниципаль районында тантаналы рәвештә бала тууы теркәлде.

16 май көнне ГХАТ идарәсендә Белоногова Светлана Александр кызы 3 нче мәктәпнең 10 сыйныф укучылары өчен дәрес үткәрде

Тукай муниципаль районында Халыкара гаилә көне билгеләп үтелде. Кичә барлык авыл клубларында бәйрәм концертлары узды, парлап гомер итүче юбилярларны хөрмәтләделәр. Атнаның беренче эш көненә карамастан, нәкъ менә шушы көнне Тукай районы ГХАТ бүлегендә ике яшь пар никахларын рәсмиләштерделәр.


15
май, 2023 ел
дүшәмбе

15 майда Сарман район мәдәният йортында “Гаиләм-тормыш нигезе, ә балалар–көзгесе” Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International