Түбән Кама шәһәре ГХАТ Идарәсендә «Гаиләчелек» курсы буенча Методик эшләнмәләр муниципаль конкурсының финалы узды

2023 елның 30 мае, сишәмбе

30 май конне Никахлашу сараенда Брейн-ринг интеллектуаль уены узды, анда ел саен "Гаиләчелек"электив курсына нәтиҗәләр ясала. Уен барышында 5 төркем иҗади конкурсларда үз сәләтләрен күрсәтте һәм махсус әзерләнгән каверз сорауларга җавап бирделэр

Жюри агъзарларын тәгъдим итәбез: ГХАТ идарәсе башлыгы Сәгытова Гүзәлия Ислам кызы, мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Җалолова Резеда Искәндәр кызы, Түбән Кама агросәнәгать колледжының фәнни-методик эшләр буенча башлыгы урынбасары Титов Сергей Владимир улы, «Гаиләчелек» курсын алып баручы укытучылар муниципаль методик берләшмәсе җитәкчесе, Түбән Кама медицина көллиятенең югары квалификацияле категорияле педагог- психологы Бутякова Гүзәл Анатолий кызы,  Мәгариф системасы ветераннары Советы Президиумы әгъзасы, "Гаиләчелек" курсын алып баручы укытучылар муниципаль методик берләшмәсе секретаре Байбулатова Ромета Сәлим кызы.

Уен нәтиҗәләре буенча 27 нче мәктәп төркеме җиңүче булды, икенче урынны Кармалы авыл мәктәбе төркеме һәм Н.В. Лемаев исемендәге нефтехимия һәм нефть эшкәртү көллияте  төркеме бүлеште. Өченче дәрәҗә диплом белән 10 нчы һәм 19 нчы мәктәп төркемнәре бүләкләнде. Барлык катнашучылар да дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International