Чаллыда "Минем гаиләм - минем байлыгым" күргәзмәсе узды

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын үткәрү кысаларында, балаларда һәм яшүсмерләрдә традицион гаилә кыйммәтләре турында күзаллаулар формалаштыру, гаилә һәм никах институтын ныгыту һәм популярлаштыру максатларында, шәһәрнең Тантаналар сарае холлында шәһәрнең белем бирү оешмалары арасында «Минем гаиләм – минем байлыгым» дигән темага республика рәсемнәр конкурсында катнашкан эшләр күргәзмәсе оештырылды. Конкурсның муниципаль этабы жюри составына ГХАТ идарәсе башлыгы Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International