2023 елның 26 май аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 10 пар игезәк балалар тууы теркәлде.
Бу шатлыклы вакыйга Абдуллин Илгизәр Илсур улы һәм Гөлнара Илдар кызы, гаиләсендә булды. Яңа туган сабыйларга Әнвәр һәм Аяз, исемнәре кушылды.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыклар тапшырдылар.
Чын күңелдән балалар тууы белән котлыйбыз. Сабыйларга сәламәтлек һәм иминлек, бәхетле язмышлар телибез.
Йортларыгызда һәрвакыт зур бәхет һәм күңелле көннәр телибез.